«Ишекалды уеннары» технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында социаль педагог Наталья Ташлинцева 1 нче социаль участокта җәйге каникул көннәрендә «Безнең ишегалдында» уен программасы оештырды, анда 10 бала катнашты.
2020 нче елның 19 нчы августы көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Татарстан Республикасы турында әңгәмә» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның үз Республикалары турында күзаллауларын киңәйтү.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» укытучысы Гарипова Л.С. чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес барышында өйрәнүчеләр тәрбия буенча гамәли күнекмәләр алдылар: хәрәкәт итү өчен махсуслаштырылган ярдәмче чаралар, куркынычсыз хәрәкәт итү һәм ашату вакытында позиционирование алу алымнары белән таныштылар.
Территориаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече тарафыннан "Яшелчәләр" дигән темага дәрес үткәрелде.
21.08.202020 елда «Яшүсмер 2020» ведомствоара профилактик операциясендә «Каникуллар» ның 2 этабын үткәрү кысаларында Питрәч муниципаль районындың “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан участокта эш үткәрделәр.
20.08.202020 "Яшүсмер 2020" ведомствоара профилактик операциясе кысаларында «Каникуллар» ның 2 этабын үткәрү кысаларында Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Колай авыл җирлеге территориясендә, файдалы ял оештыру максатыннан, балигъ булмаган балалар белән “Куркынычсыз җәй” дигән чара үткәрделәр.
Автомат янгын хәбәрчесе - ул янгын куркынычсызлыгы буенча контрольдә тотылырга тиешле йортта, производствода, офиста, социаль объектларда һәм башка биналарда урнаштырыла торган техник җайланма.
«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тылсымлы йомгак» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә.
2020 елны 21 нче август көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Сафина Р.Р. балалар белән рольләштерелгән “Кибет” уены үткәрде.
21.08.20 ел, җомга.Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт күрсәтү белгече Л.Ф . Мәрдәнова"Россия флагы көне" дип исемләнгән тематик чара уткәрде.
Бүген - Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Без интернат-йортында яшәүчеләр өчен мавыктыргыч чара үткәрергә булдык. Бурыч түбәндәгечә иде: ирекле, уен формасында РФ символикасы белән танышу. Моның өчен Россия Федерациясе флагын буяу яхшы туры килә. Бу бит туган илгә мәхәббәт һәм патриотизм хисе тәрбияләү өчен менә дигән кулланма. Яшәүчеләрнең һәркайсы РФ әләмен бизәүнең үз ысулын сайлады. Кемдер төсле карандашлар һәм фломастерлардан файдаланды; кемдер пластилин белән кулланды.Чара өлкәннәребезгә бик ошады.