ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 17 декабрьдә балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру буенча профилактик эш кысаларында «Тука, коррупция» дигән чара үткәрде. «Коррупция» төшенчәсе белән танышу, коррупциягә каршы күнекмәләрне үстерү максатыннан үткәрелгән чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

20 нче декабрь конне тәрбияче Васильева С.И. балалар белән “Туган ягым-Татарстан!” дигән темага рәсем конкурсы  үткәрде.


19
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

2021 елның 19 декабрендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Кәгазьдән кышкы бизәкләр» дигән темага шөгыль үткәрде.

2021 елның 19 декабрендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Кәгазьдән кышкы бизәкләр» дигән темага шөгыль үткәрде.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

«Куркынычсыз балачак» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Римма Борисова «Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре: куркыныч кайда тора» дигән темага чара уздырдылар. Түбән Кама шәһәре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу № 10 социаль участогында узды һәм балаларда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауны формалаштыруга, тормышка һәм сәламәтлеккә сак караш тәрбияләү юнәлтелгән иде.

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 16 декабрьдә мөмкинлекләре чикле балалар булган ата - аналар өчен «Минем дөнья-күңел көзгесе» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып тынычлык халәтен булдыру, уңыш, яңа тәҗрибә алу торды.

Социаль эш буенча белгеч Ольга Луб һәм психолог Диләрә Корягина 16 нчы декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Чара балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру, фикерләүне, игътибарны, әйләнә-тирәлеккә ориентлашу күнекмәләрен үстерү, җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

16 нчы декабрь көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру” технологиясе кысаларында «Цифрлы дөнья кодексы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара яшүсмерләрдә челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауларны ныгыту максатыннан 10 бала арасында үткәрелде.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 16 нчы декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 15 бала белән «Аңлашылмаучылык йомгагын сүтәргә» дип  чара үткәрде. Әлеге чараның максаты булып аралашу, күмәк хезмәттәшлек хисен формалаштыру торды.

«Куркынычсыз балачак» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 16 декабрьдә 15 балигъ булмаган бала социаль хезмәт алучыларның һәм аларның ата-аналарының Түбән Кама шәһәре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән очрашуы булып узды. Чараның темасы “Яңа елны ничек имин каршыларга”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International