«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 16 декабрьдә мөмкинлекләре чикле балалар булган ата - аналар өчен «Минем дөнья-күңел көзгесе» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып тынычлык халәтен булдыру, уңыш, яңа тәҗрибә алу торды.
Дуслык атмосферасы булдыру һәм алга таба да бердәм эш алып бару өчен сәламләү күнегүе үткәрелде. Аннан соң катнашучылар «Мандал-терапия»ны үтәделәр: мандалны үз теләге белән ясадылар, төсләрне һәм урыннарны интуитив рәвештә сайладылар. Бу стрессны бетерүнең бер ысулы, чөнки үз фикереңне тәртипкә китерергә, акыл һәм җанны гармониягә китерергә ярдәм итә, максатларны тормышка ашыру юлларын табуны шактый җиңеләйтә.
Дәрес ахырында катнашучылар мандал-терапия турында фикер алыштылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар.