«Куркынычсыз балачак» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Римма Борисова «Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре: куркыныч кайда тора» дигән темага чара уздырдылар. Түбән Кама шәһәре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашу № 10 социаль участогында узды һәм балаларда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауны формалаштыруга, тормышка һәм сәламәтлеккә сак караш тәрбияләү юнәлтелгән иде.
Чара барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашучыларга көзге-кышкы чорда сулыкларда булырга мөмкин булган куркынычлыклар турында сөйләделәр. Балаларга ныгытып катмаган бозда уеннар һәм шуулар оештырмаска кирәклеге турында кисәттеләр. Мондый шуклык төзәлмәслек бәлагә китерергә мөмкин. «Ныгып бетмәгән бозда бала» презентациясен карагач, катнашучылар боз астына егылып, бал ничек авырып китәргә мөмкинлеген, хәтта үз тормышларын югалтуларын күрә алдылар. Балалар презентацияне игътибар белән карадылар, сораулар бирделәр һәм үз тормышлары турында сөйләделәр.
Әңгәмә ахырында катнашучылар боз каткан чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр алдылар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә кызыклы һәм файдалы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр. Әлеге чарада 15 яшүсмер һәм социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр катнашты.