22 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 17 нче социаль участогында “Юк” дип әйтә белү соң түгел!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Чара 37-нче номерлы Шәһәр балалар китапханәсе тарафыннан РФ Президенты грантлары хисабына тормышка ашырыла торган «Социаль актив» проектында катнашучылар арасында балалар-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу максатыннан үткәрелде.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында 22 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта «Хокукый белемнәр нигезләре» курсыннан «Гаиләдәге хокук мөнәсәбәтләре» дип аталган дәрес үткәрде. Чара гаилә хокукы һәм гаилә хокук мөнәсәбәтләре нигезләрен, аларның төп төшенчәләрен өйрәнү, гаиләгә һәм аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, рәсми, юридик яктан беркетелгән никахка карата уңай мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелде.
2021 нче елның 22 нче декабрь көнне Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» «Шәфкатьлек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Тылсымлы әкиятләр геройлары» дип исемләнгән рәсем дәресе үткәрде.
«Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 6 бала арасында «Төрле биюләр көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара бию хәрәкәтләре элементларын өйрәнү, иҗади инициатива күрсәтү максатыннан үткәрелде.
Ел саен үткәрелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында, декабрь аенда Зәй шәһәренең «Радость» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре белән берлектә, Зәй шәһәренең сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны туган көне белән котлаячак.
Яңа ел алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре акция-аукционда катнаштылар.
«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 17 декабрьдә 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина «Упкында» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара төрле ташландык биналарга кермәүне кисәтү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 17 декабрьдә балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру буенча профилактик эш кысаларында «Тука, коррупция» дигән чара үткәрде. «Коррупция» төшенчәсе белән танышу, коррупциягә каршы күнекмәләрне үстерү максатыннан үткәрелгән чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты.