ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Үсеш» клубы кысаларында 15 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Яңа ел уенчыклары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада 10 балигъ булмаган бала, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар катнаштылар. Дәреснең максаты булып иҗади мөстәкыйльлекне, эстетик зәвыкны һәм Яңа ел традицияләренә хөрмәт тәрбияләү торды.

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында 15 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 7 нче социаль участогында «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсыннан «Кеше хокукларын бозучы секталар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Экстремистик идеологияне традицион конфессияләрдән аера белү максатыннан үткәрелгән чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова 15 декабрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында «Яңа ел сюрпризы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада иҗади сәләтләрне, карашларны, вак моториканы үстерү максатыннан мөмкинлекләре чикле булган 27 бала катнашты.


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 15 декабрендә  ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда Тимергалиева И. җитәкчелегендә «Кыш бабайнын биялэйлэре» темасына дэрес уткэрде.

Максат: төп төсләр (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) һәм ябыштыру техникасы турындагы белемнәрне берләштерү.

Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында 14 нче декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова «Татарстан - минем горурлыгым» курсыннан “Туган якны белүчеләр” дигән темага йомгаклау дәресе үткәрде. Чара Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында белемнәрне ныгыту, республикада яшәүче халыкларның дәүләт символикасы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрне киңәйтү, логик фикерләүне, хәтерне, коммуникатив сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.

2022 нче елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Хәрәкәт әлифбасы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерү, командада эшли белү максатыннан үткәрелгән чарада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 6 балигъ булмаган бала катнашты.

«Имин балачак» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Елена Макарова «Имин Яңа ел» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара Яңа елны бәйрәм итү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм беркетүгә багышланган иде.

Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 15 декабрьдә 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина «Минем шәһәрем урамнары» курсыннан «Мин яшәгән шәһәр» дигән уен-викторина үткәрде. Патриотизм хисе һәм кече Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү, Түбән Кама шәһәре тарихы турында белемнәрне популярлаштыру, танып-белү активлыгын, катнашучыларның теләктәшлеге һәм сәламәт көндәшлеге хисләрен үстерү максатыннан үткәрелгән чарада 9 бала катнашты.

РФ дә фән һәм технологияләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова 12 нче социаль участокта «Гаҗәеп фән дөньясы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Катнашучыларны команда ярышлары шартларында интеллектуаль белем күрсәтергә өйрәтү, тиз арада карар кабул итә белү сәләтен үстерү, командада эшли белүне тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 15 балигъ булмаган бала булды.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 13 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина «Скетчинг» дигән мастер-класс үткәрде. 13 нче социаль участокта үткәрелгән чарада 8 балигъ булмаган бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International