20 нче декабрь конне тәрбияче Васильева С.И. балалар белән “Туган ягым-Татарстан!” дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.
Балаларны үзенең кече Ватаны белән таныштыру системалы характерда булырга тиеш, ягъни без бала белә торган барлык күренешләрнең һәм объектларның үзара бәйләнешен тәэмин итәбез. Дәреснең максаты: балаларга Ватан, Туган ягыбызның нәрсә икәнлеген күзаллау бирү; балаларны Татарстан Республикасының географик картасы һәм дәүләт символикасы белән таныштыру; балаларның туган шәһәре турында белемнәрен киңәйтү; туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, аңа сакчыл караш тәрбияләү.
Начало формы
Конец формы
Максат:
1. Туган ягым, Туган ягым, Туган ягым, дигән күзаллау бирергә.
2. Балаларны Татарстан Республикасының географик картасы һәм дәүләт символикасы (Дәүләт флагы, герб, гимн) белән таныштыру.
3. Балаларның Татарстан башкаласы турында белемнәрен киңәйтү..
4. Балаларның монологик сөйләмен, хәтер, фикерләүне үстерү.
5. Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, аңа сакчыл караш тәрбияләү.
Балалар бик теләп кызыклы рәсемнәр карадылар, Казан турында легендалар, Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең сәнгать әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук аларга бирелгән " Туган ягым-Татарстан!”. Балалар бик актив булдылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Балалар бик канәгать калдылар.