Максат: балаларда эстетик кунекмәләрне камилләштерүне дәвам итү , иҗади күзаллауларын, вак моториканы, хәтер, фикерләү, ишетү һәм күрү сәләтен үстерү.
2021 елның 19 декабрендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Кәгазьдән кышкы бизәкләр» дигән темага шөгыль үткәрде. Балалар кышкы бизәкләрне рәсемнәрдән карадылар, тәрәзәләрдән күзәттеләр. Аннан соң тәрбияче апалары белән бергәләшеп ак кәгазьдән берсеннән-берсе матур кар бөртекләре кистеләр. Балалар төсле кәгазь битләренә бу кышкы бизәкләрне ПВА клее ярдәмендә ябыштырдылар .
Сабыйлар кызыксынып һәм үзләренчә бик тырышып эшләделәр. Шөгыль балаларга бик ошады.
Тәрбияче апалары аларны мактады һәм бу матур кышкы келәм белән бүлмә стенасын бизәп куйдылар. Сабыйлар шат иделәр.