Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 16 нчы декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 15 бала белән «Аңлашылмаучылык йомгагын сүтәргә» дип чара үткәрде. Әлеге чараның максаты булып аралашу, күмәк хезмәттәшлек хисен формалаштыру торды.
Дәрес барышында катнашучылар «Кояш ... нурларын сибә», «Карабас Барабас», «Маятник», «Төрле төстәге комплиментлар» дигән берничә күнегүне башкардылар. Алар балаларга тирә-юньдәге кешеләрдә уңай яклар табарга, үтенечләрне тыңларга, ишетергә, башка катнашучылардан ярдәм алырга, шулай ук коллективта нәтиҗәле эшләргә өйрәнергә мөмкинлек бирде.
«Миңа кыен булды... миңа насыйп булды...» дип исемләнгән йомгаклау түгәрәгендә катнашучылар фикеренчә, «Карабас Барабас» уены аларның күңеленә аеруча хуш килде, чөнки ул үз - үзләрен читтән күрергә һәм гамәлләренең кире якка да ия булуын аңларга ярдәм итте. Ә менә «Маятник» күнегүе гади түгел иде – монда катнашучылар өчен бик җитди мәсьәләне хәл итәргә кирәк булды: «Мин башка кешеләргә ышанаммы, юкмы?» Балалар катлаулы ситуацияләрдә хәл итү юлларын мөстәкыйль рәвештә таба белсен өчен, чара ахырында һәркем «Минем өметләрем – хыяллар һәм чынбарлык» дигән белешмәлек алдылар.