16 нчы декабрь көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру” технологиясе кысаларында «Цифрлы дөнья кодексы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара яшүсмерләрдә челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауларны ныгыту максатыннан 10 бала арасында үткәрелде.
Бу дәрестә белгеч һәм катнашучылар кеше тормышында, җәмгыять тормышында мәгълүматның мөһимлеге турында сөйләштеләр, челтәрдә үз – үзеңне куркынычсыз тоту кодексын булдырдылар, анкеталаштыру үткәрделәр, аның нәтиҗәләре буенча укучыларга төрле титуллар бирелде: 1 хатасы булучылар «Челтәр герое», 2 хата- «Веб – серфер», 3 хата - «Стажер» булдылар. Бер генә хатасы да булмаган кеше «Интернет легендасы» дигән мактаулы исем алды.
Чара ахырында белгеч катнашучыларга социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы һәм уяу булырга, нинди дә булса янау килеп чыккан очракта өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.