Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне» дип исемләнгән дәрес үткәрелде.
2020 елның 1 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игелек планетасы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Белем бәйрәменә” багышланган чара булып узды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бүген бик бай көн булды.
Бүген Югары Утар балалар йортының "Шәфкать" бүлегендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка булып узды. Анда тәрбияләнүчеләрне район кунаклары һәм укытучылар , мәктәп директоры Шәрипов А. Н.һәм балалар йорты директоры Гәрәев И. Г. котладылар.
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан 2020 нче елның 1 нче сентябрендә, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Нәрсә ул терроризм һәм аның нәтиҗәләре?" дигән темага әнгәмә уздырдылар. Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә хәзерге заман дөньясының төп куркынычлары турында сөйләү һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү иде.
Шулай ук өлкәннәр «Терроризм –юк! " дигән темага рәсемнәр ясарга теләк белдерделәр.
Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "барысын да белергә телим"дигән викторина узды. Викторина Белем көненә багышланган иде. Балалар мавыктыргыч интеллектуаль ярышта катнаштылар. Әкият персонажлары белән һәр бала табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде, мавыктыргыч уеннарда катнашты. Бәйрәмдә интерактив такта кулланылды.
1 сентябрь-Белем көне! Китап, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен яңа мәктәп ишекләре ачылды. Быел укучыларын Курсабаш мәктәбе яңа төзекләндерелгән бинасында каршы алды.
2020 нче елның 25 нче августында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге территориясендә инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит булган заманча күп функцияле спорт-уен мәйданчыгы ачылды.
2020 нче елның 28 августында Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт үткәрелде. Бу көнне республика үз дәүләтчелегенең тууын – республиканың оешу көнен бәйрәм итә. Бәйрәм күпмилләтле Россия һәм туган Татарстан традицияләренә хөрмәт һәм хезмәт сөючәнлек кыйммәтләре белән кадерле булган кешеләрне берләштерә.
Яңа уку елы башланыр алдыннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче санлы социаль участогында өч волонтер белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр арасында «Җәяүле бала» дигән акция уздырды. Акциянең максаты: балаларның юл-транспорт җәрәхәтен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату.