2020 нче елның 25 нче августында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге территориясендә инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит булган заманча күп функцияле спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык өчен җиһазлар 2019 елда «Татнефть» ГАҖнең конкурсында җирле Түбән Кама район һәм шәһәр иҗтимагый оешмасы «Инвалид балаларның ата - аналары һәм опекуннары ассоциациясе» тарафыннан "Sunny town" - "Кояшлы шәһәрчек" проектын гамәлгә ашыру өчен алынган грант хисабына сатып алынды һәм урнаштырылды. "Веста"үзәге-проектны тормышка ашыру буенча партнер.
«Веста» үзәгендә инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тора. Үзәкнең спорт залында алар белән «Сәламәтлек баскычы» циклыннан физик культура буенча дәресләр үткәрелә; балаларның ата-аналары индивидуаль психологик консультацияләр ала.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар өчен уңайлы мохит булган балалар спорт-уен мәйданчыгы физик культура һәм саф һавада массакүләм спорт-уен бәйрәмнәре оештырырга һәм үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, «үзенчәлекле» балаларның физик һәм психик сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, җәмгыятьтә тулы канлы тормыш алып барырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки бу - физик активлык-мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү һәм социальләштерү өчен мөһим шарт.