Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкать” бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең “Белем көнен” каршы алу

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Югары Утар балалар йортының "Шәфкать" бүлегендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка булып узды. Анда тәрбияләнүчеләрне район кунаклары һәм укытучылар , мәктәп директоры Шәрипов А. Н.һәм балалар йорты директоры Гәрәев И. Г. котладылар.

Балалар укытучылар белән очрашуга бик шатландылар. Бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде, аларга җавап итеп балалар чәчәкләр бүләк иттеләр.

Барысы да бик җылы атмосферада узды, анда катнашучыларның йөзләреннән елмаю китмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International