3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан 2020 нче елның 1 нче сентябрендә, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән «Нәрсә ул терроризм һәм аның нәтиҗәләре?" дигән темага әнгәмә уздырдылар. Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә хәзерге заман дөньясының төп куркынычлары турында сөйләү һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү иде.
Шулай ук өлкәннәр «Терроризм –юк! " дигән темага рәсемнәр ясарга теләк белдерделәр.