2020 елның 1 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игелек планетасы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Белем бәйрәменә” багышланган чара булып узды.
Тәрбиячеләр тарафыннан кызыклы тамаша күрсәтелде. Монда уйлап чыгарылган персонажлар “Бука” беләе “Бяка” портфель урлыйлар. Шул портфельне табу өчен бөтен тамашачылар белән бергә биремнәр эшләделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәмдә беренче сыйныф укучыларын тәбрикләделәр, бүләкләр бирделәр. Чара музыкаль номерлар белән дәвам итте.
Соңыннан күмәкләшеп фотога төштеләр.