2020 елда 2 сентябрь Россиянең Хәрби дан көне – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн дип игълан ителде. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану-бөтен дөнья өчен зур вакыйга. Шул уңайдан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне» дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр сугыш тәмамлануның тарихи вакыйгалары белән таныштылар, сугыш хәрәкәтләре фактлары һәм вакыйгалары турында белделәр. Мондый чара балаларның патриотик карашын формалаштыруга һәм тарихи грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән.
.jpg)