ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

   Питрәч районының «Шатлык» приютында уку елы башлануга багышланган «Белем көне» дигән бәйрәм чарасы узды. Балаларны танылган персонажлар, Балалар китабы геройлары Буратино һәм Баба Яга сөендерде. Тәрбияләнүчеләр әкиятләрнең төп геройлары белән белемнең файдасы турында әңгәмә алып бардылар, мәктәп турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, «Портфель җый»уенында катнаштылар.

2020 елның  31 августында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган “Могҗизалар кыры” дигән интеллектуаль уенда катнаштылар.

    01 сентябредэн «Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында Мамадыш муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган затларны медицина тикшерүләрен һәм аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрүне  башлап жибэрде.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Ничек бәхетле булырга»  мини-тренингы үткәрде.

Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, чираттагы  тапкыр социаль хезмәт алучылар әлеге технологиядә  «Рухи сәламәтлек»  бик теләп катнаштылар һәм бик канәгать калдылар.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 29 августында Балтач җирлегендә  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нуретдинова Дания Нуретдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   

Белем көне алдыннан «Әтиләр Советы» рәисе Тимирясов А.С. һәм Аксубай муниципаль районы социаль яклау идарәсе башлыгы Зайцева Е. С. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.

"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Безнең яраткан Татарстан"дип исемләнгән балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар шәһәр көненнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар туган республикабызның бик күп матур рәсемнәрен ясадылар. Иң яхшы рәсемнәр музыкаль зал диварын бизәделәр. Барысы да рәсемнәр бик тырышып ясалганын билгеләп үттеләр.

2020 нче елның 28 нче августы көнне җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнусова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 бала арасында «Шәхеснең үз-үзен тоту чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технологиядән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларның ишегалды мәйданчыгында эчтәлекле һәм уңай ялын оештыру, балаларда буш вакытны дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру.

Эчкечелеккә каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12-14 яшьлек 10 бала өчен «Гомуми эш» проектыннан «Чижик-Пыжик» документаль фильмын карау һәм аның буенча сөйләшү оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International