Социаль-көнкүреш ориентировкасы
Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Полуэктова Л.В. системалы рәвештә социаль-көнкүреш юнәлеше буенча дәресләр үткәрә. Әлеге дәресләр балаларны мөстәкыйль тормышка һәм хезмәткә практик яктан әзерләүгә, аларда социаль адаптациягә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән. Үзәктә социаль-көнкүреш юнәлеше буенча дәресләр үткәрү өчен заманча кабинет җиһазландырылган.
Чираттагы дәрестә тернәкләндерүчеләр педагог һәм ата-аналар белән берлектә 2 матур торт пешерделәр. Балалар алдан ук коржлар әзерләгәннәр иде. Миксер белән печеньены ваклап, коржлар арасына сиптеләр. Май һәм куертылган сөттән крем әзерләп, коржларны майладылар. Әзер тортны чикләвек һәм җиләк-җимеш белән бизәделәр. Үз куллары белән әзерләнгән торт аеруча тәмле иде.

Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәткәрләре 2020 нче елның 3 нче сентябрендә бөтенроссия #тормыштамчысы акциясенә кушылды.
Бүген Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без Сезне мәңге истә тотачакбыз!» Бесланда терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә һәм фаҗигале вакыйгаларга багышланган чара үткәрелде.
«Карауһәм реабилитацион мәктәбе” технологиясе буенча чираттагы дәрес.
2020 елның 3 сентябрендә Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгече, социаль хезмәткәрләр һәм медицина хезмәткәре белән «Карау һәм реабилитацион мәктәбе” технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территорияне төзекләндерү буенча оештырылган район конкурсында беренче урынны алды. Бу-Лизунова Залина Наиль кызы җитәкчелегендәге тату коллектив эше. Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар иртә яздан алып көзгә кадәр үз территорияләрен чисталыкта тоталар, матур композицияләр ясыйлар, яңа арт –объектлар уйлап табалар. Район җитәкчелеге коллективның хезмәтен югары бәяләде һәм сертификат белән бүләкләде.
Бүген тәрбияче Аглямова Л.И. җитәкчелегендә “Кайда ? Нәрсә ? Кайчан ?” дигән викторина үткәрелде.
Викторина игътибар , хәтер , фикерләүне үстерә, ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Бу чарада яшәүчеләр бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район мәдәният йорты артистлары бәйрәм чарасы белән булдылар. Социаль хезмәт алучылар яраткан башкаручыларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр, чөнки коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә күптән кунаклар һәм концертлар булмады. Аралашу өлкәннәргә шатлык һәм ләззәт хисе бүләк итә, кәефне күтәрә, уңай якка омтыла, социаль активлыкны саклап калырга һәм озайтырга ярдәм итә.
2020 елның 02 сентябрендә Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Кашапова А. Х., Россиянең бай Кино мирасы белән таныштыру максатыннан, социаль хезмәт алучылар арасыннан балигъ булмаган балалар өчен «Кинолето» акциясе буенча фильм карау һәм фикер алышу оештырдылар.
2020 елның 28 августында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ел саен үткәрелә торган гриппка каршы иммунизация уздырылды.