«Җәяүле бала»

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Яңа уку елы башланыр алдыннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче санлы социаль участогында өч волонтер белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр арасында «Җәяүле бала» дигән акция уздырды. Акциянең максаты: балаларның юл-транспорт җәрәхәтен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату.

Акция барышында волонтерлар балаларга-җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында төрле сораулар бирделәр, файдалы мәгълүмат язылган белешмәлекләр тараттылар һәм бу кагыйдәләрне һәрвакыт үтәүләрен сорадылар.

Балалар юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтеп кенә калмадылар, аларны бозмаска вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International