Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "барысын да белергә телим"дигән викторина узды. Викторина Белем көненә багышланган иде. Балалар мавыктыргыч интеллектуаль ярышта катнаштылар. Әкият персонажлары белән һәр бала табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде, мавыктыргыч уеннарда катнашты. Бәйрәмдә интерактив такта кулланылды.