Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Хисамова Л.Г. уң як ярымшар рәсем буенча шәхси дәресләр үткәрә.
Кукмара «Тылсым» үзәгендә « Игелекле эшләр атнасы»акциясе старт алды.Социаль хезмәткәр Идиятуллина Гөлнара Фәнил кызы Каенлык мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Каенлык урта мәктәбе укучылары белән берлектә социаль хезмәт алучысы Мәрдәнова Маһиәнвәр Абдулловнага кирәкле ярдәм күрсәттеләр.
«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» учреждениесе «Чирмешән район үзәк больницасы» белән берлектә 2020 елның 1 сентябреннән «Демография» милли проекты кысаларында медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны китерүне оештыру буенча эшне яңадан башлап җибәрделәр.
2020 елның 15 сентябрендә «Балтач» ял паркында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач гимназиясе укучылары - «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә «Тыныч күк йөзе» акциясе үткәрделәр.
Акциянең төп максаты: терроризмга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм безнең балалар, безнең киләчәк хакына тынычлыкны саклауга өндәү.
Акциядә катнашучылар тынычлык, халыклар дуслыгы турында сөйләштеләр, «уяу булыгыз», «Экстремизмга юк дип әйт! «дигән белешмәлек тараттылар.». Ә акция ахырында алар күккә безнең Җирдә тынычлык теләп Ак һава шарлары очырдылар.
Ел саен 9 сентябрьдә дөньяда Халыкара матурлык көне билгеләп үтелә.
2020 елның 15 сентябренда 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче, Балтачта яшәүче сугыш ветераны Мансур Хәсбиуллинга, Түбән Шубан авылыннан тыл ветераны Наилә Шәриповага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белән һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә «Тэрбия мәктәбендә» дәресләр үткәрелә. Туклану темасына иң күп вакыт бирелә, чөнки иң кирәкле хезмәтләрнең берсе - «әзерләүдә ярдәм», «азык әзерләү», «ашату» һәм «азык-төлек сатып алу».
Арчаның «өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр Арча иҗат сәнгать мәктәбе белән берлектә «Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы «Мәрхэмэтле Татарстан» акциясе кысаларында «Игелекле башлангычлар көне» дип исемләнгән Халыкара хәйрия көне уздырдылар #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#ДОБРЫЙТАТАРСТАН
2020 елның 14 сентябренда Иске Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Карабаева Мария Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Әшрафҗанова, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
2020 елның 14 нчы сентябрьдә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. Музей директоры Галиев Гарифҗан Галиевич музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр буенча бу якның тарихы, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде.