Арчаның «өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр Арча иҗат сәнгать мәктәбе белән берлектә «Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы «Мәрхэмэтле Татарстан» акциясе кысаларында «Игелекле башлангычлар көне» дип исемләнгән Халыкара хәйрия көне уздырдылар #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#ДОБРЫЙТАТАРСТАН
Үзәктә тәрбияләнүчеләрне шат клоун Ирска күңелле флешмоб белән каршы алды. Чараның максаты булып балаларга һәм ата-аналарга ирекле акция турында мәгълүмат җиткерү, балаларны төрле игелекле эшләргә җәлеп итү торды. Тәрбияләнүчеләр өчен оештыручылар чын күңелле бәйрәм оештырдылар, ул чарада катнашучыларның флешмобыннан башланды. Җыр, бию һәм уеннар - боларның барысын да балаларга бүләк иттеләр. “Кызыл калфак” әкиятен карадылар. Залда көлү, күңел ачу хөкем сөрде. ә балаларның шатлыктан бәхетле күзләрен күрү – бәйрәмне оештыручылар өчен иң яхшы бүләк. Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар кешеләргә карата хөрмәт хисе, үзара аңлашу тәрбияли, толерантлык тәрбияли, игелекле эшләр белән таныштыра.