ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 16 сентябрендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, “Экстремизмга һәм террорчылыкка юл юк” айлыгы уңаеннан, балалар белән “ Яшьләр террорчылыкка каршы” дигән чара үткәрделәр. 

2020 елның гыйнварында III Республика яшьләр « Чиксез талантлар фестивале» старт алды.  Фестивальнең максаты-мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә спортта, иҗатта, һөнәри эшчәнлектә үз казанышларын күрсәтү.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен   «Смайликның туган көне» темасына чара үткәрде.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле 6 бала өчен “Физкульт-сәлам!” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: мөмкинлекләре чикле балаларны хәрәкәт эшчәнлеген нормальләштерү юлы белән социаль җайлаштыру һәм психологик ышаныч булдыру; баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрен координацияләү.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Иртәдән " Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм кәефе хөкем сөрде, музыка уйнады, халык сайлауларга ашыкты, чиратка тезелде. Монда Татарстан Республикасы Президентын һәм бистә Советы депутатларын сайладылар.

Интернатта тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылган иде, теләге булган һәркем сайлауларда катнаша алсын өчен.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "терроризмга юк"дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Тәрбияләнүчеләр терроризмга каршы тору темасына рәсемнәр ясадылар. Иң яхшы рәсемнәр бинаның стеналарына эленгән иде. Конкурска йомгак ясаганнан соң, үзәк хезмәткәрләре мәгълүмати стенд булдырдылар. Бу стенд антитриптик куркынычсызлык айлыгына багышланган.

Узган чаралар гражданлык уяулыгын ныгытуга һәм патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итте.

Яр Чаллы шәһәренең  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, психолог Чулпан Гәлләмова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Татарстан Республикасы инвалидлар тернәкләндерү оешмасы «Спорт хәрәкәте» һәм инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе «Ростресурс» ярдәмендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча ярыш үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, психолог Чулпан Гәлләмова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Татарстан Республикасы инвалидлар тернәкләндерү оешмасы «Спорт хәрәкәте» һәм инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе «Ростресурс» ярдәмендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча ярыш үткәрделәр.

ВИЧ-инфекцияне профилактикалау бүген, иртәгә һәм һәрвакыт мөһим! ВИЧ-йогышы дөньяда иң җитди проблемаларның берсе булып кала бирә. Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча чара уздырганнар.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International