«Тыныч күк йөзе» акциясе

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 15 сентябрендә «Балтач» ял паркында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач гимназиясе укучылары - «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә «Тыныч күк йөзе» акциясе үткәрделәр.
Акциянең төп максаты: терроризмга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм безнең балалар, безнең киләчәк хакына тынычлыкны саклауга өндәү.
Акциядә катнашучылар тынычлык, халыклар дуслыгы турында сөйләштеләр, «уяу булыгыз», «Экстремизмга юк дип әйт! «дигән белешмәлек тараттылар.». Ә акция ахырында алар күккә безнең Җирдә тынычлык теләп Ак һава шарлары очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International