Кукмара «Тылсым» үзәгендә « Игелекле эшләр атнасы»акциясе старт алды.Социаль хезмәткәр Идиятуллина Гөлнара Фәнил кызы Каенлык мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Каенлык урта мәктәбе укучылары белән берлектә социаль хезмәт алучысы Мәрдәнова Маһиәнвәр Абдулловнага кирәкле ярдәм күрсәттеләр.
Акциянең максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле ярдәм күрсәтү.
Бүлекчә хезмәткәрләренең мондый чараларны үткәрү төп эше булып тора. Безнең заманда барысы да каядыр ашыга, кемгәдер ярдәм кирәклеге турында бик сирәк уйланабыз, бигрәк тә якын туганнары булмаган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкәннәр безнең җылы мөнәсәбәткә һәм игътибарга мохтаҗ икәнлеген онытырга ярамый. Мәктәп укучылары- волонтерлар аларга бакча чистартырга һәм казырга булыштылар, өйдә генераль җыештыру эшләре башкарылды.