2020 елның 15 сентябрендә, Яңа Чишмә районында вакытында гаилә иминсезлеген ачыклау һәм профилактик эшләр башкару максатыннан, гаиләләрне йөреп чыгу ведомствоара рейды уздырылды. Рейд вакытында 2 гаилә каралды, аларда 4 балигъ булмаган бала яши.
2020 елның 11 сентябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы Гөлшат Сәләхова Балтач урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Планетада тынычлык - халыклар дуслыгында!» дип исемләнгән шөгыль уздырды. Ул балаларга толерантлык турында сөйләде, тән тиресенең төсләре аермасы һәм тел үзенчәлекләре турында легендалар сөйләде. Балалар курчаклар ярдәмендә сорауларга җаваплар таптылар. шөгыль «дуслык - тынычлыкның нигезе” дигән логик нәтиҗә белән тәмамланды.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында «Татарстан-уртак йортыбыз" дигән хәйрия концерты булып узды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Танкист көненә багышланган спорт ярышлары узды.
Тукай муниципаль районында "Көзге игелек атнасы"эстафетасы старт алды.
Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Иң яхшы көзге букет конкурсы узды. Конкурста социаль хезмәт алучылар һәм Үзәк хезмәткәрләре катнашты. Иң яхшы экземплярлар сайлап алынды.
2020 елның 14 сентябрендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре Архангельская Бистәсендә, Әдәмсә, Ленино, Тубылгытау, Чертуш, Чаллы Башы, Шахмай авылларында яшәүче, инвалид-балаларны тәрбияләүче гаиләләрне йөреп чыктылар.
14 сентябрь көнне «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «унъеллык балачак» чаралар планы кысаларында язучы А.А. Лихановның туган көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар булган балалар белән дәрес үткәрделәр.
14 нче сентябрь көнне Лесхозның өлкәннәр һәи инвалидлар йортында культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. җитәкчелегендә экстремизмга каршы чаралар үткәрү айлыгы уңаеннан “Без тынычлык яклы! Без көч куллануга каршы!” дигән исем астында стена гәҗите чыгарылды.
12 нче сентябрь көнне Байлар Сабасының “Ямьле Саба” яр буенда “Кабак бәйрәме” булып узды, анда районның төрле оешмалары, шул исәптән Югары Утар балалар йорты да катнашты.