Иске Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Карабаева Мария Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

2020 елның 14  сентябренда  Иске Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Карабаева Мария Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Әшрафҗанова, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыяте директоры  Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнәндә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Мария Карабаева озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул энесе гаиләсендә яши.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International