Өлкәннәрне медицина оешмаларына китерү

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» учреждениесе «Чирмешән район үзәк больницасы» белән берлектә 2020 елның 1 сентябреннән «Демография» милли проекты кысаларында медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны китерүне оештыру буенча эшне яңадан башлап җибәрделәр.

Диспансерлаштыруга, профилактик медицина тикшерүенә һәм диспансер күзәтүе өчен район хастаханәсенә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына көн саен өлкән яшьтәге 7-8 граждан китерелә. Ай башыннан бирле бүгенге көнгә 84 кеше китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International