Балтач муниципаль районында 2020 елның 15 сентябрендә ике сугыш ветеранын котлау тантанасы узды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

      2020 елның 15 сентябренда 95 һәм 90  яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче, Балтачта яшәүче сугыш ветераны Мансур Хәсбиуллинга, Түбән Шубан авылыннан тыл ветераны Наилә Шәриповага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International