Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

2020 елның 14 нчы сентябрьдә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.  Музей директоры Галиев Гарифҗан Галиевич музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр буенча  бу якның тарихы, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде.

            Китәр алдыннан өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр музей хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Тернәкләнүчеләргә әлеге сәяхәтләр туган ягыбыз тарихы турында өстәмә мәгълүмәт тупларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International