ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем ишегалды – минем кайгыртуым " дигән экологик акция узды», аның максаты-төзекләндерү һәм тәртип урнаштыру. Тәрбияләнүчеләр тырма, себерке һәм капчыклар белән коралланып, приют территориясендә тәртип урнаштырдылар: территорияне корыган үләннән һәм яфраклардан чистарттылар. Эш вакытында балалар шаярттылар, көлделәр, актив рәвештә тәрбияче тәкъдим иткән экологик тәртип буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөрде. Балалар үз хезмәтләренең нәтиҗәсен: ишегалдыбызның матур, гадәти булмаган матурлыгын күргәч, бик канәгать калдылар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның  «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә психолог Алинә Васыловна, «ТР Конституциясе белән танышу» дигән Парламент дәресе үткәрде.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 17 нче сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова 5 мөмкинлекләре чикләнгән бала арасында «Тере зарядка» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү, яңа хәрәкәт тәҗрибәсен алу, уңыш ситуациясендә үз-үзеңә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 нче елның  22 нче сентябре көнне Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын - кызлар өчен психолог Светлана Ежова “Ләкләк көтәбез” клубында  "Мин-булачак әни" дигән темага дәрес үткәрде. Максат: әни булуны аңлы рәвештә кабул итүне формалаштыру.

Арчадагы “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә ,  «Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез» дигән танып-белү чарасы булып узды.

Кабат хокук бозуларны профилактикалау буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 2020 нче елның 21 нче сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гиззатуллина Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле белән берлектә закон белән каршылыклары булган һәм риск төркеменә кергән 14 яшүсмер өчен Түбән Кама шәһәренең «Җәмиг» Үзәк мәчетенә экскурсия оештырдылар. Максаты: яшүсмерләрнең мәчет һәм Ислам дине турында белемнәрен формалаштыру; үз милләтенә карата һәм башка халыкларның диненә карата хөрмәт тәрбияләү.

Яр Чаллы шәһәре Изгелек инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Кыюлар җиңүгә лаеклы!” дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Агымдагы елның 22 сентябрендә Балтачның «Наз «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар   «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

22 сентябрь көнне "Шәфкать" бүлеге тәрбиячесе Васильева Э. Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында "Көзге өрәнге яфрагы" темасына традицион рәвештә булмаган балаларга рәсем ясау дәресе үткәрде.

 

2020 елның  22 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  әти – әниләр һәм балалар белән берлектә “Кәзге төсләр эзлибез” дигән чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International