22 сентябрь көнне "Шәфкать" бүлеге тәрбиячесе Васильева Э. Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында "Көзге өрәнге яфрагы" темасына традицион рәвештә булмаган балаларга рәсем ясау дәресе үткәрде.
Максат:
- Балаларны көзге яфракларны рәсемләү буенча традицион булмаган техника белән таныштыру.
- Балаларны мамык таяклары белән рәсем ясарга өйрәтү.
- Гуаш белән эшләү күнекмәләрен камилләштерергә.
- Иҗади эшчәнлеккә кызыксыну уяту, пөхтәлек тәрбияләү.
Тәрбияче балаларга рәссам булырга һәм мамык таяклары белән өрәнге яфракларын бизәргә тәкъдим итте. Әмма моның алдыннан Л. Шмидтның "Көзге яфраклар" дигән шигыйре укылды. Дәрескә тәрбияче көзге өрәнге яфракларыннан раскраска әзерләде. Балаларга эш барышын күрсәтте, алдан ук гуашь, мамык таяклары, су өчен стакан әзерләде . Тәрбияче ярдәме белән балалар мамык таяклары белән төрле төсләргә манып алдылар һәм яфракның контура буенча "төртке" методы белән буядалар. Буялган яфраклар кипкән арада, тәрбияче кер кыстыргычы белән "Җил яфракларны өзә" уенын үткәрде. Балалар бу дәрестә бик актив катнаштылар.