«Астра» тернәкләндерү үзәгендә фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган презентация дәресе узды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

2020 елның  22 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  әти – әниләр һәм балалар белән берлектә “Кәзге төсләр эзлибез” дигән чара үтте.

Чараның максаты булып балаларда көз темасына белемнәрен ныгыту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү торды. Чара табышмаклар чишү белән башланып китте. Табышмаклар көз темасына багышланган иде. Әңгәмә үткәрелде, шулай ук “көз” темасына картиналар карадылар.

Икенче өлештә иҗади эшкә әзерлек, краскалар сайлау булды. Дөрес төсләр сайлап балалар үзләренең фантазияләрен альбом битенә төшерделәр.

Чара бик кызык һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International