Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” танып-белү чарасы "Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез"

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

    Арчадагы “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә ,  «Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез» дигән танып-белү чарасы булып узды. Чараның төп максаты булып балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру тора. Балалар юл билгеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең эше белән таныштылар. Дәрестә алар светофор һәм юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, юлда үз-үзеңне тоту турында сөйләштеләр, табышмакларга җавап бирделәр, юл ситуациясе сүрәте төшерелгән рәсемнәр карадылар, шулай ук «Светофор»җырын тыңладылар.

  Тәрбияче  Гүзәлия Валеева әйтүенчә үткәрелгән эш нәтиҗәсендә балалар светофор сигналлары һәм юл йөрү кагыйдәләре турында ныклы белем алдылар, күрсәтмә һәм тыючы юл билгеләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International