«Тере зарядка». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 17 нче сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова 5 мөмкинлекләре чикләнгән бала арасында «Тере зарядка» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү, яңа хәрәкәт тәҗрибәсен алу, уңыш ситуациясендә үз-үзеңә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Дәрес “Леопард ауда” дигән уен күнегүеннән башланды. Дәрес барышында леопардны: кыю, җитез, әмма яхшы итеп сурәтләргә, аның ничек сикерүен күрсәтергә кирәк иде. Белгеч, хайванның сикерер алдыннан нинди мускуллары хәрәкәткә килүенә игътибар итте. Дәрес марш белән дәвам итте. Марш зур моторикага караган гади хәрәкәт активлыгыннан гыйбарәт, ул шулай ук башка күнекмәләрне дә үстерә ала. Катнашучылар  хәрәкәтләр берничә тапкыр кабатланды. Музыка астында дәрестә катнашучылар төркемдә күңелле марш белән йөрделәр. Әлеге спорт шөгыле күз күренеше, тигезлек, түземлек, игътибар һәм үҗәтлек хисен үстерә.

Дәрес күңелле узды, балалар белгеч күрсәтмәләрен үтәргә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International