«Үзгәрешләр җиле». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Кабат хокук бозуларны профилактикалау буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 2020 нче елның 21 нче сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гиззатуллина Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле белән берлектә закон белән каршылыклары булган һәм риск төркеменә кергән 14 яшүсмер өчен Түбән Кама шәһәренең «Җәмиг» Үзәк мәчетенә экскурсия оештырдылар. Максаты: яшүсмерләрнең мәчет һәм Ислам дине турында белемнәрен формалаштыру; үз милләтенә карата һәм башка халыкларның диненә карата хөрмәт тәрбияләү.

Балаларны “Җәмиг” үзәк мәчете матбугат секретаре Фәнис Кадыйров каршы алды. Аның белән әңгәмә барышында яшүсмерләр мәчетнең ничек оештырылуын, ни өчен мәчеткә кергәндә аяк киемнәрен салырга кирәклеген белделәр, мөселман изге урыннарына бару кагыйдәләре белән таныштылар. Аннары матбугат секретаре мәчетнең барлык бүлмәләре буенча экскурсантларны уздырды, мөселман кешесенә мәчеткә килер алдыннан нәрсә эшләргә кирәклеге, мәчеткә намазга килүче хатын-кызларның кием-салымы нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Балалар мөселман диненең Ислам, изге китапның – Коръән дип аталуын белделәр. Мөселманнар догалар белән Аллахка мөрәҗәгать итәләр, сәламәтлек һәм җирдә тынычлык сорыйлар. Мәчеттә Никах, Исем кушу (исем кушу йоласы), Җәназа (мәрхүмнәрне соңгы юлына озатулар) кебек йолалар үткәрелә. Экскурсия вакыты намаз вакыты белән туры килде. Шулай итеп балалар азанны ишеттеләр һәм намазны ничек укыйлар икәнен күрделәр.

Экскурсия ахырында балалар мәчет хезмәткәрләренә кунакчыл кабул итүләре һәм кызыклы, танып-белү сөйләве өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International