Агымдагы елның 22 сентябрендә Балтачның «Наз «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Галиев Гарифҗан Гали улы тарафыннан музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Мондый экскурсияләр дөньяга караш формалаштыра һәм шәхеснең һәрьяклап үсешенә ярдәм итә.