ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 19 нчы сентябре көнне “Ветеран белән якшәмбе көн” социаль проекты кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Марта Камалова Түбән Кама медицина көллиятенең 3 волонтеры белән бергә 10 нчы социаль участокта Бөек Ватан сугышы ветераны Гаязов Мөнир Муллахмәт улының өендә булдылар. Чараның максаты: өлкән буын кешеләренә игътибарлы мөнәсәбәт һәм алар турында кайгырту теләге тәрбияләү.

24 нче сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында тәрбияләнучеләр,тәрбияче Зиннурова Й.Р. белэн табигатьне кузәтергә чыктылар.

«Балачак Дистәлеге» чаралары планы кысаларында, 2020 елның 21 сентябрендә «Тылсымлы курчак дөньясы» проекты буенча ОСПСД психологы  «Забота «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» Мамадыш муниципаль районында» балалар белән «Игелек дөньяны коткарыр» темасына чираттагы дәрес үткәрде. 

21 сентябрьдә планетабызның дөнья җәмәгатьчелеге тынычлык көнен билгеләп үтә. Бу бөтен кешелек өчен мөһим бәйрәм.

Агымдагы елның 23 сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучы 13 кеше район үзәгендә экскурсиядә булдылар. Алар «Сабантуй» ял паркында һәм «Ватан сугышчылары»паркында булдылар. Бу парклар җирле халыкның яраткан ял итү урыны булып тора. «Без бу сәяхәттән бик канәгать булдык, - ди икенче төркем инвалид, Фәйзрахманова Әнисә Абдулгазовна. - Мондый матурлык күзләрне сөендерә, без рәхәтләнеп йөрдек". Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ялгыз яшәүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында, шулай ук «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Волонтер» үзәге чаралары планын гамәлгә ашыру максатында волонтерлар көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча акция үткәрделәр.

Янгын куркынычсызлыгы буенча «Искра» программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән урманга экскурсия оештырылды. 

 

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында  флешмоб

2020 елның  23 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре әти – әниләр һәм балалар өчен “Ризык файдалы һәм зарарлы” дигән викторина үткәрделәр.

«Могҗизалар кыры» телевизион уены һәркемгә таныш. Ул экраннарга төрле яшьтәге миллионлаган тамашачыны җәлеп итә. Менделеевскиның «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Мультимания» программасы кысаларында, танылган капитал-шоу форматында интеллектуаль уен уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International