“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Кыюлар җиңүгә лаеклы!” дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

       Яр Чаллы шәһәре Изгелек инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Кыюлар җиңүгә лаеклы!” дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

       Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның физик культура, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксынуларын, хәрәкәт активлыгын арттыру һәм сәламәтлекне ныгыту.

       Чара ярыш формасында узды, катнашучылар ике командага бүленделәр. Командаларга исем уйлап табарга һәм спорт тематикасына төрле җырлар искә төшерергә тәкъдим ителде. Туп, гимнастик таяк, ракетка, кыршау һәм фитбол-туплар белән төрле эстафеталар уңышлы үткәрелде. Чарага төрле табышмаклар кертелүе уенга төрлелек кертте һәм катнашучыларның күңелен күтәрде. Ярыш барышында социаль хезмәт алучылар бер-берсе өчен җан аттылар, бер-берсенә дистанцияне ничек тизрәк Һәм яхшырак үтү буенча  киңәшләр бирделәр. Катнашучыларның кәефләре яхшы иде, алар инструктор тәкъдим иткән барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар. Бәйге катнашучыларга ярыш рухын күтәрергә һәм командада эшли белергә ярдәм итте.

      Чарада ун кеше катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International