"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 нче елның 22 нче сентябре көнне Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын - кызлар өчен психолог Светлана Ежова “Ләкләк көтәбез” клубында "Мин-булачак әни" дигән темага дәрес үткәрде. Максат: әни булуны аңлы рәвештә кабул итүне формалаштыру.
Чара башында психолог хатын-кызларга бүгенге халәтнең диагностикасын - ирекле темага рәсем ясарга тәкъдим итте. Рәсемнең тематикасы тикшеренү өчен мөһим түгел иде. Психолог катнашучыларның рәсемнәрендә нинди төс куллануын карады. Хатын-кызларның күбесе аңсыздан яшел төсне сайладылар, бу аларның үз халәтен авыру кебек кабул итүләрен күрсәтә. Психолог аңлатуынча, бу катнашучы үзе генә түгел, ә тирә-юньдәгеләр дә, бигрәк тә медицина персоналы да билгели. Клуб утырышы «Эчтәге тормыш» фильмын карау белән дәвам итте. Яңа туган сабыйның үзен ничек хис итүен тою өчен булачак әниләр «Кечкенә бала» релаксациясендә катнаштылар.
“Кызыклы – файдалы” йомгаклау түгәрәгендә күп кенә әниләр сабыйның тынычлык халәтендә булуының ошавын, шулай ук дәрес башында үткәргән тестның кызыклы булуын таныдылар. Баланы көтү аңлы әйбергә әверелсен өчен, психолог барлык катнашучыларга “Булачак әниләргә 20 киңәш” дигән белешмәлек таратты.