2020 елның 23 октябрендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Э.Р. Эзекова «Көзнең соңгы мизгелләре»дигән темага дәрес үткәрде.
2020 елның 21 октябрендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова ТАССРнын 100 еллыгы унаеннан «Татарстан-минем кече Ватаным» дигән интеллектуаль викторина үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Низаг очракларында ничек дөрес карар кабул итәргә» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Сосна авылында яшәүче Фәләхетдинова Фәүзия Лотфулла кызына 22 октябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Сосна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов, «Икмәк» җитештерү берләшмәсенең идарә рәисе Рәдиф Ахатовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
22 октябрьдә ”Энергетик” мәдәният сараенда Татарстан Республикасында “ЛУКОЙЛ” ачык акционерлык җәмгыятенең XI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Татарстан» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чара барышында балигъ булмаганнар Татарстанның тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләрнең биографияләре белән таныштылар. Шулай ук балигъ булмаган балалар туган як табигатенә, экологиясенә, мәдәниятенә һәм тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Мондый чараларның максаты-үз Ватаныңа карата патриотик хисләр тәрбияләү булып торды. Чара ахырында балигъ булмаганнар «Пластилинография» техникасы буенча Татарстан әләмен ясадылар.
Изоляция чорында социаль эшләр буенча белгечләр Л.К. Билалова һәм Р.З. Вәгыйзова Баулы интернат-йортында өлкәннәр һәм зәгыйфләр өчен социаль хезмәтләрне алучылар белән эшләүдә релаксацияне практикада кулланалар - эшнең төп ысулларының берсе буларак.
2020 елның 22 октябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Эрудиты» клубы җитәкчесе Инза Калугина «Информатика дөньясы» дигән темага дәрес үткәрде.
2020 елның 22 октябрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Илмира Әюпова һәм Инза Калугина «тылсымлы урманның куркынычлыгы» уенын кулланып «куркыныч көлкеле куркынычлар»дигән төркемле дәрес үткәрделәр.
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән төркем балалары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча «Полицейский һөнәре» дигән темага ачык дәрес уздырды.
Дәреснең максаты һәм бурычлары: тәрбияләнүчеләрнең полиция һөнәре турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; полиция һөнәренең җәмгыять өчен мөһимлегенә игътибар итү; һөнәргә карата хөрмәт тәрбияләү.