Сосна авылында яшәүче Фәләхетдинова Фәүзия Лотфулла кызына 22 октябрь көнне 90 яшь тулды

2020 елның 23 октябре, җомга

Сосна авылында яшәүче Фәләхетдинова Фәүзия Лотфулла кызына  22 октябрь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Сосна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов, «Икмәк»  җитештерү берләшмәсенең идарә рәисе Рәдиф Ахатовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Юбилярга Россия Президенты  Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменннән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International