«Минем Татарстаным»

2020 елның 23 октябре, җомга

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Татарстан» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чара барышында балигъ булмаганнар Татарстанның тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләрнең биографияләре белән таныштылар. Шулай ук балигъ булмаган балалар туган як табигатенә, экологиясенә, мәдәниятенә һәм тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Мондый чараларның максаты-үз Ватаныңа карата патриотик хисләр тәрбияләү булып торды. Чара ахырында балигъ булмаганнар «Пластилинография» техникасы буенча Татарстан әләмен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International