Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Көзнең соңгы мизгелләре» дигән темага дәрес.

2020 елның 23 октябре, җомга

2020 елның 23 октябрендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Э.Р. Эзекова «Көзнең соңгы мизгелләре»дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Балаларның табигатьтәге көзге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү. Ел саен без көзгә яңа баштан гашыйк булабыз. Көз көне дөнья матурлана, яктыра, кыштырдаучан һәм шаянга әверелә. Көз- елның иң матур чоры. Көзге төсләрнең төрлелегенә сокланып, шаккатып, аптырап басып карап торасы килә. Безнең балалар елның бу вакытында табигать кочагында йөрергә яраталар. Урамда йөргәндә балаларга яфраклар, ташлар һәм төрле көзге агач җимешләре белән уйнарга һәм тәҗрибә ясарга күңелле булды. Тәрбияләнүче балалар рәхәтләнеп чәчәк бәйләмнәре, гербарий һәм аппликацияләр өчен, бик матур яфраклар җыйдылар. Бүген балалар шатланып баш өстендәге яфракларның шаулауларын, аяк астында коелып яткан, яфракларның кыштырдауларын, яфракларның нәрсә турында сөйләшүләрен күз алдына китереп карадылар. Төркемдә балалар көзге яфракларны ясадылар. Дәрес уңышлы узды, барлык балалар да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International