2020 елның 21 октябрендә Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова ТАССРнын 100 еллыгы унаеннан «Татарстан-минем кече Ватаным» дигән интеллектуаль викторина үткәрде.
Викторина сораулары Татарстан символикасы, тарихы белән бәйле иде. Балалар аларга актив, энергияле һәм иркен җавап бирделәр. Яшь туган якны өйрәнүчеләр Татарстан турында бик яхшы белемнәр күрсәттеләр.
Хәзер без балаларның үз илебезнең чын гражданнары булып үсүенә төгәл ышанабыз. Афәрин!