Зәйдә социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2020 елның 23 октябре, җомга

      22 октябрьдә ”Энергетик” мәдәният сараенда Татарстан Республикасында “ЛУКОЙЛ” ачык акционерлык җәмгыятенең XI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 Әлеге конкурста  Зәйдән берюлы берничә оешма  җиңүче булды, шулар арасында “Стопкоронавирус” проекты белән Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә бар.

2021 ел башында грант  акчалары хисабына галкамера бүлмәсен җиһазландыру көтелә. Үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр,   инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен галокамерадан файдалану түләүсез булачак. Бу иммунитетны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк һәм коронавирус инфекциясе һәм сулыш юлларының башка вирус инфекцияләре таралуын профилактикалауга зур ярдәм булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International