Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Низаг очракларында ничек дөрес карар кабул итәргә» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларда низаг табигате турында күзаллау формалаштыру, төрле низагларга дөрес җавап бирү сәләтен үстерү.
Игелеклелек һәм ышаныч атмосферасы тудыру максатыннан төркемдә «Юл йөрү» күнегүе үткәрелде. «Үткән–бүген–киләчәк», «Гомуми сыйфатлар исемлеге», «Дәгъвалар кәрҗине», «Эмоциональ халәтне вербальләштерү» күнегүләре үткәрелде.
Тренинг нәтиҗәсендә уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучылар җыелган хис-кичерешләрдән арыну мөмкинлеге алдылар. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, мини тренингта катнашучылар агрессив басым ясап сөйләшүгә караганда, уңай сүз белән аралашу күпкә нәтиҗәле дигән фикердә калдылар.
Тренингта ун кеше катнашты.