Коронавирус пандемиясе Баулы картлар һәм зәгыйфләр интернат-йорты тормышына үзгәрешләр кертте.
2020 елның 23 октябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында Тукай муниципаль районы Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Социаль рольләр» дигән темага һәм шулай ук балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән «Әни һәм ул», «Укытучы һәм укучы», «Малай һәм кыз» дигән видеороликлар күрсәтелде.
2020 ел ТАССР йөзьеллыгы елы дип игълан ителде. Бүген ТАССРның 100 еллыгы-ул бай тарихыбызны һәм уңышлы киләчәгебезне искә алу өчен сәбәп. ТАССР автономияле статус алган Республика була. Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителә һәм Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы буларак, шул ук елның 25 июлендә оештырыла.
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәт алучылар арасында әлеге датага багышланган чаралар үткәрделәр. Хезмәт күрсәтүчеләр бергә Татарстан тарихын искә төшерделәр, республиканың бүгенге казанышлары турында әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук «Арт-Терапия» технологиясе кысаларында Татарстан әләмен һәм гербын рәсемләү белән шөгыльләнделәр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар республика Хөкүмәтенә без имин төбәктә яшәвебез, лаеклы картлык һәм тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтле.
2020 елның 19 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. социаль хезмәтләр алучылар белән “Үткән бөек елларга баш иябез” дигән темага дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: балаларда халкыбызның героик үткәне турында күзаллауларын киңәйтү, патриотик сыйфатлар һәм ватан тарихына катнашу хисе формалаштыру. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде.
Санитар - эпидемиологик хәлнең тотрыклы булмавы сәбәпле, Сарман муниципаль районындагы ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга вакытында ярдәм күрсәтү зарурилыгын исәпкә алып, 22 октябрьдән «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Кайнар элемтә” телефоны эше яңартылды. “Кайнар элемтә” эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Волонтерлар ярдәме белән ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның үз хисапларына азык- төлек, дару һәм беренче чиратта кирәк була торган товарларны китереп бирү хезмәте оештырыла.
Кайнар элемтә телефоны-8(85559) 2-50-64.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Дагестанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тарафыннан оештырылган «Ак торналар көне» нә багышланган әдәби кичә узды.
Камалеева Галимә Рәхмәтулла кызы 15.12.1931 нче елда Баулы районы Ирекле авылында туа. Ул Баулы районының тыл хезмәтчәне.
“Демография” милли проектын һәм “Өлкән буын” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә Зәйнең авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрен Зәй үзәк район хастаханәсенә скрининг һәм профилактик медицина тикшерүләре узу өчен махсус машинада алып килү һәм өйләренә озату дәвам итә.
Чүпрәле муниципаль районы территориясендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар һәм «үз-үзеңне изоляцияләү» дә булган гаиләләр өчен «Кайнар линия» телефоны эшли башлады. Әлеге хезмәт югарыда күрсәтелгән категория гражданнарның өйләреннән чыкмыйча, зарарлану куркынычын булдырмас өчен мөмкинлек бирәчәк.
Максат: башлангыч рәттә традицион элмәкләр җыю белән танышу.