ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 22 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Шайхиева Елена А. «Без файда белән белән ял итә беләбез!» дигән исем астында тоз бүлмәсендә шөгыль үткәрде.

2020 елның 21 октябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Инза Калугина ассоциатив метафорик карталар кулланып төркемле арт - терапия дәресе үткәрде.​ ​ ​ ​ ​ ​

«Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йорты» нда  социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны тернәкләндерү буенча күп төрле технологияләр кулланыла. Алар пластинография белән аеруча мавыга. Пластилинография  - картон, кәгазь яки пластик нигездә пластилиннан рәсем ясау. Мондый техника белән эшләгәндә күләмле, рельефлы һәм матур сурәтләр килеп чыга.

     Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия шәфкать туташы  Юлия Бергачёва “Остеопороз: аның сәбәпләре, диагностика һәм дәвалау ысуллары” дигән темага лекция үткәрде.

2020 елның 21 октябрендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан Таеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин белән очрашу оештырылды. Очрашу «Минем имин дөньям» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Аралашуда анлашу юлларын эзләу» темасына гаиләдә рәхимсез мөгамәләне кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашуның максаты – ата-аналарда гаиләгә, аның әгъзаларына, гаиләнең тормыш кыйммәтләренә, тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балалар белән үзара ихтирамлы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлде. Рухи әңгәмә һәм үзара диалог барышында йортның җылы атмосферасын булдыру, гаиләдәге үз урыныңны бәяләү, хатын-кызның роле һәм гаиләнең һәр әгъзасы тормышында аның йогынтысы турында сүз барды.

Әңгәмә ахырында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга Айрат хәзрәт Шәфигуллиннан җавапалдылар, Туеш мәчете имамына һәм белгечләргә очрашу оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Үз сәламәтлегеңне тикшерү, анализлар тапшыру, тар белгечләрнең консультациясен алу тагын да җиңелрәк булды.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

21 октябрьдә Менделеевск муниципаль районында «Камские зори» социаль приютында «Алтын көз безгә кунакка килде» дигән көзге бәйрәм узды. Тышта пычрак һәм салкын, ә бездә җылы, ягымлы атмосфера хөкем сөрә иде.

«Осталык баскычы» программасы кысаларында «Веста» үзәге белгечләре Ләйсән Сунеева һәм Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтелүче 7 балигъ булмаган бала һәм Түбән Кама медицина көллиятеннән 1 волонтер өчен «Танышу. Иреклеләр төшенчәсе”  дип аталган очрашу үткәрделәр. Максаты: яшүсмерләрне бер-берсе белән таныштыру, иреклелек турында белемнәрне формалаштыру, төркем кагыйдәләрен билгеләү.

2020 елның 20 октябрендә Питрәч муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, волонтерлар җәлеп итеп, «Безнең Тарихи ватаныбызны саклыйк» дигән акция үткәрделәр, аның максаты: балаларга һәм үсмерләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, мәдәни-тарихи һәйкәлләрне һәм күренекле урыннарны саклауга игътибар итү.

2020 елның 21 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Соловьева Ләйсән Сәлимовна сенсор бүлмәсендә «Без ял итә беләбез! »дигән исем буенча шөгыль үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International