8 нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Сталинградтагы көрәш» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинград сугышы белән таныштыру, үз халкы һәм үз Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү, илнең хәрби тарихын өйрәнү максаты белән оештырылды.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында 27 нче гыйнвар көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 9 бала катнашты.
28 гыйнвар көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру эше кысаларында «Бизәнү әйберләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара иҗади сәләтләрне, күзаллауны, вак моториканы үстерү максатыннан үткәрелде.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эш кысаларында 28 гыйнварда социаль педагог Олеся Минһаҗетдинова һәм Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Юл билгеләре» дигән мастер-класс уздырдылар. Әлеге чарага 9 балигъ булмаган бала, шул исәптән, ата-аналары белән бергә социаль хезмәт күрсәтелүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Әни+бәби» клубы кысаларында 25 гыйнвар көнне «Урманда кыш» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты балаларның кыш турында, кышкы уеннар турында белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйтү, баланың рәсем ясау, иҗат итү, тикшеренү, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру иде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 27 нче гыйнвар көнне «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
27 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова “Биеп яшибез” программасы кысаларында “Координацияне үстерүгә юнәлдерелгән хәрәкәтләр һәм уеннар” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара хәрәкәтләрне билгеле бер музыка астында дөрес кабатларга, аны төрле ритмнарда, темпларда тыңларга, шулай ук төркем белән аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәтү максаты белән узды.
«Әкияттә кунакта» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина2 7 гыйнвар көнне «Исәнме, тычканкай» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарага социаль хезмәт күрсәтелүче 5 мөмкинлекләре чикле бала килде. Очрашуның максаты булып коммуникатив осталыкны үстерү, кул бармакларының вак моторикасын үстерү, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү торды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» шөгыльләр курсы кысаларында 27 гыйнвар көнне Д.Әмирхан методикасы ярдәмендә «Тормыш проблемаларын җиңү стратегияләрен өйрәнү» дигән төркем психиагностикасы үткәрде. Яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын тикшерү максатыннан үткәрелгән чарада 13-14 яшьлек 19 бала катнашты.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Без бергә» клубы кысаларында 26 нчы гыйнвар көнне «Хисләрне тану» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналарның балалар белән үзара хезмәттәшлек итү процессында коммуникатив сәләтләрен үстерү.